Уен бүген «Татнефть-Арена»да узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Казанның «Ак Барс» командасы Екатеринбургның «Автомобилист» командасы белән үз кырында очрашуга әзерләнә. Уен бүген «Татнефть-Арена»да узачак.
«Ак Барс» континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясенең турнир таблицасында элеккечә үк лидерлык позициясен били - сезонның 15 уенында 12 җиңү. «Автомобилист» өч урынга түбәнрәк – 17 уенда алты җиңү белән дүртенче урында.
Казанлылар өчен быелгы серия уңышсызлыктан башланды – 11-нче октябрьдә «Ак Барс» Мәскәү ЦСКАсына 5:2 исәбенә оттырды.
Бүгенге матч «Татнефть-Арена»да 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Казан хоккей клубы сайтында.