В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче матч «Татнефть-Арена»да Чиләбенең «Трактор» командасына каршы узачак.
Фото: «Ак Барс» хоккей клубы
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). Казан «Ак Барс»ы иртәгә, 13-нче октябрьдә, үз кырындагы уеннар сериясен ача. Беренче матч «Татнефть-Арена»да чиләбе «Трактор»ына каршы узачак. Уен 19.00 сәгатьтә башлана.
Быелгы сезонда «Ак Барс» континенталь хоккей лигасы 15 очрашу үткәрде, шуларның 10-сы Казан хоккейчыларының җиңүе белән тәмамланды. Хәзерге вакытта клуб арсеналында 22 балл белән континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясендә турнир таблицасының өченче баскычын били.
Үз кырларындагы сериясе кысаларында «барслар» 14-нче октябрьдә Хабаровск «Амур»ына каршы, ә 16-нчы октябрьдә Нур-Солтан «Барыс»ына каршы уйнаячак, дип хәбәр ителә «Ак Барс» хоккей клубы сайтында.