Әлеге күрсәткеч, узган елның охшаш вакыты белән чагыштырганда, бер чиреккә артык.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). Агымдагы елның 9 ае эчендә “Казан” халыкара аэропорты күчергән пассажирлар саны, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 24% артык. Пассажирларның гомуми саны 2 млн 461 мең 573 кеше тәшкил итә.
924 мең 401 пассажир халыкара рейсларда күчерелгән, үсеш 26,9% тәшкил итә. Чит ил юнәлешләре арасында Дубай, Бодрум, Джерба, Пхукет, Даламан, Бангког, Истанбул, Рига, Анталья, Салоники һәм Франкфурт-на-Майне иң популяр булган. БДБ илләре арасында да үсеш күзәтелә, бигрәк тә Астана һәм Баку юнәлешләрендә.
Эчке рейсларда 1 млн 536 мең 494 пассажир күчерелгән, үсеш 21,3% тәшкил итә. Эчке рейсларда уңай динамика Анапа, Минеральные Воды, Сочи, Екатеринбург, Санкт-Петербург һәм Мәскәү юнәлешләре күрсәткән.