В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2018 елның шул ук чорына карата очышлар саны артуы якынча 7% тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август). Казан халыкара аэропорты ел башыннан бирле 2 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу күрсәткечкә, узган ел белән чагыштырганда, 11 көнгә иртәрәк ирешелгән. 2018 елның шул ук чорына карата очышлар саны артуы якынча 7% тәшкил итә.
Узган ел үзенең ике миллионлы пассажирын аэропорт 19-нчы августта каршы алды, бу ул вакытта Татарстан Гражданнар авиациясе өчен тарихи рекорд булды. Быел да рекорд куелды. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш якынча 7% тәшкил итә.
Эчке юнәлешләрдә 1 млн 278 мең пассажирга, халыкара юнәлешләрдә 727 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Ноябрьдә 3 миллион пассажир күрсәткеченә чыгу планлаштырыла.
Күпчелек юнәлешләр буенча күрсәткечләрнең үсеше күзәтелә. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш, Анталья, Стамбул, Даламан, Дубай, Прага, Пхукет, Тбилиси, Баку, шулай ук Сочи һәм Симферополь кебек туристик юнәлешләр популяр булды, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.