Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.11.2021, 15:47

Казан аэропорты кышкы җәдвәлгә күчте

Эчке һәм халыкара авиарейслар саны арттырылачак.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Казан аэропорты кышкы җәдвәлгә күчә, аның буенча ул 26-нчы мартка кадәр эшләячәк. Елның салкын вакытында эчке һәм халыкара авиарейслар саны артачак.

Шулай итеп, «Аэрофлот» авиакомпаниясе беренче тапкыр Сочига һәм Симферопольга рейслар башкарачак. Кышкы чорда ташучы атнага биш һәм өч очыш ясарга планлаштыра. Шулай ук маршрутларда «Победа», «ЮВТ аэро», Nordwind Airlines, Red Wings һәм Pegas Fly авиакомпанияләре эшләячәк.

Pegas Fly гыйнварда Казаннан Грозныйга яңа рейс ачачак.

Nordwind Airlines Калининградка очышлар санын атнага өч тапкырга кадәр арттыра. Шулай ук әлеге маршрут буенча «РусЛайн» авиакомпаниясе самолетлары очачак (Брянскида арадаш утыру белән), дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.

Мәскәүгә авиарейслар саны артачак. Казаннан уртача тәүлеккә 20-25 рейс ясалачак, бу узган еллардагы шундый ук күрсәткечтән артып китәчәк.

Шулай ук чит илгә очулар саны артачак. Әйтик, бу кышта Belavia авиакомпаниясе атнага ике тапкыр Минскка рейслар башкарырга планлаштыра. Wizz Air авиакомпаниясе Будапештка очышларны арттыру өстендә эш алып бара. Qazaq Air авиакомпаниясе Актүбә – Казан – Актүбә юнәлешен үстерүне дәвам итәчәк.

Март ахырына кадәр трансатлантик очышлар Доминиканага – Ла-Роман шәһәренә һәм күптән түгел ачылган Пунт-Канага очу программалары белән тәкъдим ителде. Рейслар билгеле бер даталар буенча башкарылачак, уртача айга өч очыш күздә тотыла.

Шулай ук Төркиягә юнәлешләр дә популяр – Turkish Airlines, Nordwind Airlines, «Победа» компанияләре самолетларында Истанбулга барырга мөмкин булачак. Антальяга рейслар Royal Flight, Nordwind Airlines, AZUR air, Red Wings, «Урал авиалинияләре» авиакомпанияләре тарафыннан тәкъдим ителгән.

Татарстанда һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләр Мисыр курортларына рейслар программасыннан (даими рейслар да, чартер рейслары да) файдалана алалар. Хургада һәм Шарм-әл-Шейхка очышларны «Аэрофлот», «Россия», «Сибирь» (S7), Royal Flight, AZUR air, Red Wings һәм Nordwind Airlines авиакомпанияләре башкарырга планлаштыралар. Беренче тапкыр ике курортка да очышларның даими программасын Air Cairo авиакомпаниясе тәкъдим итәчәк.

Шардж һәм Дубайга «Урал авиалинияләре», Royal Flight, AZUR air, flydubai авиакомпанияләре самолетлары, шулай ук әлеге маршрутлар өчен яңа булган «Аэрофлот» авиакомпаниясе самолетлары очачак.

Барлык яңалыклар