В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласыннан Вьетнамның Фукуок утравына очу мөмкинлеге булачак
Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты 2026 елның 28 мартына кадәр кышкы расписание буенча эшләячәк. Киләсе сезонда яңа халыкара һәм эчке рейслар ачылачак, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.
Әйтик, яңа чит ил партнерлары арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Etihad Airways, Вьетнамның VietJet Air компанияләрен күрергә була. Гарәп Әмирлекләре компаниясе ярдәмендә 4 декабрьдән Абу-Дабига очу мөмкинлеге булачак. Вьетнам авиакомпаниясе исә сезон дәвамында сишәмбе һәм җомга көннәрендә Камрань аэропортына рейслар билгели.
Вьетнамның Фукуок утравы Татарстан башкаласы өчен яңа юнәлеш булачак. Рейсларны AZUR air авиакомпаниясе 23 ноябрьдән башкарачак.
Шулай ук «Казан» аэропортының пассажирлар йөртә торган төп компаниясе Nordwind Көньяк-Көнчыгыш Азиягә – Пхукет һәм Камраньга (Нячанг) маршрут ачачак. Россиянең ил күләмендә танылган Аэрофлот компаниясе исә беренче тапкыр Казаннан Хургада һәм Шарм-эль-Шейхка рейслар билгели.
Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренә һәм якын чит илләргә көзге-кышкы расписание буенча Казаннан Алма-Ата, Астана, Ашхабад, Бишкек, Бохтар, Дүшәнбе, Ереван, Минск, Ош, Тбилиси, Фирганә һәм Худжанд шәһәренә рейслар билгеләнә.
Көзге-кышкы чорда Россия буйлап Казаннан 45 тән артык юнәлеш буенча юлга чыгу мөмкинлеге булачак. Төп авиакомпания рейсларыннан файдаланып шәһәр халкы Мәскәү (Шереметьево), Санкт-Петербург, Сочи, Махачкала, Красноярск, Иркутск, Калининград, Мурман, Таулы Алтай, Минеральные Воды, Барнаул, Кемерово, Новокузнецк, Томск, Омск, Волгоград, Сургут, Уфа һәм Әстерхан шәһәрләренә барып җитә алачак.
Авиаочышлар исемлеген шулай ук Тобольск, Оренбург, Таулы Алтай, Саранск, Пермь, Петрозаводск, Әстерхан, Калуга, Киров, Сургут, Түбән Новгород, Самара, Ярославль, Яңа Уренгой, Екатеринбург (Тобольскта күчеш ясап), Омск (Самара яки Тобольскта күчеш ясап), Усинск, Магнитогорск, Нижневартовск шәһәрләре тулыландыра. Моннан тыш, әле күптән түгел генә яңа Нальчик һәм Магас юнәлешләре ачылган.
Иң популяр юнәлешләр санала торган Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләренә рейсларны Nordwind Airlines, Smartavia, «Россия», «Победа», «Сибирь» (S7) һәм Аэрофлот компанияләре башкарачак. Мәскәүгә көн саен якынча 13 рейс билгеләнгән.
Кышкы сезондагы юнәлешләрнең тулы исемлеге белән Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының рәсми сайтында танышырга була.
Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.