В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава гаване барлыгы 40 мең рейс ясаган
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты бер ел эчендә 5 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтеп, үз яңа рекордын куйды. Бу күрсәткеч 2023 елга караганда 18 көнгә иртәрәк ирешелгән.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 ноябренә кадәр аэропорт барлыгы 40 мең рейс башкарган. Эчке (федераль) юнәлешләрдә 3 млн 478 мең кеше һәм халыкара юнәлешләрдә 1 млн 526 мең кеше күчерелгән. Узган ел белән чагыштырганда һава линияләрендә пассажирлар агымы 4% ка арткан.
2024 елда «Казан» аэропортының маршрут челтәрен киңәйтү буенча эш дәвам итә. Гомумән алганда, ул 82 юнәлешне үз эченә ала, шуларның 31е – халыкара, дип хәбәр итә һава гаване матбугат хезмәте.
China Eastern Airlines авиакомпаниясе белән берлектә Казан – Шанхай маршруты буенча Кытайга беренче туры даими рейс ачылды.
Nordwind Airlines авиакомпаниясе очыш программасын яңа юнәлешләр белән үстерде. Казаннан Кемерово, Уфа, Мурманскка, шулай ук беренче тапкыр Улан-Удэга рейслар эшләтеп җибәрделәр.
Armenian Airlines аэропортының яңа халыкара партнеры Ереванга рейслар ачты.
Татарстанның UVT Аего авиакомпаниясе Ташкентка оча, ә Red Wings Батуми белән авиаэлемтәне яңартты. Шулай ук яңадан Таиландка һәм Гоага очышлар ясарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда «Казан» аэропорты 5 млн 168 мең пассажирга хезмәт күрсәткән, бу 2022 ел белән чагыштырганда 28,6% ка күбрәк. Бу чорда барлыгы 21,5 меңнән артык рейс башкарылган.