В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышларның иң популяр эчке юнәлешләре Санкт-Петербург һәм Сочи булган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропорты ел башыннан 2 млн пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу күрсәткечкә һава гаване 2019 ел предприятиесе өчен рекордлы күрсәткечтән җиде көнгә иртәрәк ирешкән.
Июль аенда гына да аэропорт хезмәтләреннән 462 мең 469 пассажир файдаланган, шуларның 314 мең 659-ы эчке авиалинияләрдә, 147 мең 810-на халыкара авиалинияләрдә хезмәт күрсәтелгән. Предприятие өчен бу күрсәткеч рекордлы булды – иң элек клиентларның максималь саны 2019 елның августында теркәлгән иде, WorldSkills Kazan-2019 чемпионатын уздыру чорында айлык пассажирлар агымы 397 мең 885 кеше тәшкил итте.
Ел башыннан бирле иң популяр эчке юнәлешләр исәбенә Санкт-Петербург кергән. Бу шәһәргә очышлар саны 2019 ел белән чагыштырганда 68%-ка арткан һәм 222 мең 817 пассажирга җиткән. Шулай ук Сочига ихтыяҗ зур булган – пассажирлар саны 129%-ка, 194 мең 521 кешегә кадәр арткан.
Халыкара юнәлешләр арасында Истанбулга ихтыяҗ зур булган – пассажирлар саны 30,3%-ка, 45 мең 771 кешегә кадәр арткан, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.