Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.12.2018, 09:48

Казан аэропортына Габдулла Тукай исеме биреләчәк

Атама "Россиянең бөек исемнәре" конкурсы нәтиҗәләре буенча сайланды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). "Россиянең бөек исемнәре" конкурсында катнашучы 47 аэропорт өчен исем сайлау буенча финал тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булды.

Халык алдында нәтиҗәләр федераль телеканалның бер программасы эфирында яңгырады, шулай ук "великиеимена.рф" сайтында басылып чыкты.

Конкурста 5 млн 525 мең 553 кеше катнашты. Күпчелек төбәкләрдә гади күпчелек тавыш җыйган исемнәр җиңүче дип табылды.

"Казан" халыкара аэропорты исеме өчен конкурсның финалистлары Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Андрей Туполев булды. Җиңүче Тукай Габдулла Мөхәммәдгариф улы – бөек татар шагыйре, хәзерге әдәби татар теленә нигез салучыларның берсе, ул татар поэзиясендә Александр Пушкин рус шигъриятендә алган урынны алып тора.

Исегезгә төшерәбез, Россиянең халыкара аэропортларына бөек Россия ватандашларының исемнәрен бирүгә багышланган проектта бөтен ил буенча 45 аэропорт катнаша, шул исәптән "Казан" халыкара аэропорты һәм "Бигеш" аэропорты. Рус география җәмгыяте, Россия тарихи җәмгыяте, Рус сүзе җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тәкъдим иткән гомумхалык конкурсы идеясен Россия Иҗтимагый палатасы хуплады.

Конкурсның соңгы этабында, 12 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр, Россия Федерациясенең һәр кешесе Россия аэропортын гомуми исемлектән сайлый һәм "бер тавыш - бер аэропорт - бер исем" принцибы буенча тавыш бирә ала иде. Тавыш бирү бер үк вакытта берничә ысул белән үткәрелде: ВеликиеИмена.рф сайтында, социаль челтәрләрдә һәм телефон номеры буенча.

Барлык яңалыклар