Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.05.2020, 14:01

Аз керемле гаиләләрдән булган Казан укучыларына 2952 гаджет тапшырдылар

Укучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйрия акцияләрендә 200-ләп кеше катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май, Ксения Швецова). Казанда аз керемле гаиләләрдән булган балаларга уку өчен техника сатып алуда ярдәм күрсәтелә. Бүгенге көндә мәктәп укучыларына 2952 гаджет тапшырдылар. Ноутбуклар һәм планшетларның күп өлеше хәйрия акцияләре барышында җыелган, аларда 200-ләп казанлы катнашты. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

Казанда дистанцион укыту 6-нчы апрельдә башланды, бу вакытта шәһәрдә аз тәэмин ителгән гаиләләрдән уку өчен техника алуга мохтаҗ 3970 бала исәпләнде.

«Республика Президенты кушуы буенча, беренче чиратта, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган 9-нчы һәм 11-нче сыйныфларны тәмамлаучылар техника белән тәэмин ителде. Бүгенгә барлык 9, 10 һәм 11-нче сыйныф укучыларының да кирәкле гаджетлары бар», - диде И.Ризванов.

Дистанцион уку чорында балаларга 2952 гаджет тапшырылды, аларның күпчелек өлеше «Үз мәктәбеңә гаджет бир» акциясе һәм «Игелекле Казан» проекты кысаларында үткәрелгән хәйрия акциясе ярдәмендә җыелган. Бу акцияләрдә 200-ләп кеше катнашты. 39-нчы номерлы мәктәпне тәмамлаган ханым 30 нетбуклы тулы мобиль класс бүләк иткән, ә 41-нче номерлы мәктәпне тәмамлаучылар аз керемле гаиләләрдән булган укучылар өчен 22 гаджет тапшырган.

«Бу уртак тырышлык белән бүгенге көнгә техникага ихтыяҗ 1 мең берәмлеккә кадәр кимеде. Әмма бу балалар уку белән мәшгуль түгел дигән сүз түгел - алар укытучылар белән оффлайн-режимда шөгыльләнәләр, биремнәр, материаллар һәм шәхси консультацияләр алалар», - диде Мәгариф идарәсе җитәкчесе. 1-нче майдан 11-нче майга кадәр мәктәп укучыларының ял көннәре, уку процессы иртәгәдән яңадан башланачак, дип өстәде спикер.

Барлык педагоглар да ноутбуклар белән тулысынча тәэмин ителгән. Барлык укытучылар да диярлек өйдән торып эшли һәм бары 58 кеше мәктәптән укыта - болар өйләрендә интернет начар булган яки аларга техник белгеч ярдәме кирәк булган укытучылар, дип хәбәр итте И.Ризванов.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 11.05.2020
Видеорепортаж
11.05.2020 12:48
12 майда Казанда барлык балалар бакчалары эшли башлаячак
Барлык яңалыклар