Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.01.2021, 16:50

7 яшькә кадәрге балалары булган Казан гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган түләү өчен 31 мартка кадәр гариза тапшырырга кирәк

5 мең сумны республикада барлыгы 400 мең 248 бала алган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Агымдагы елның 31-нче мартына кадәр Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе органнарында бала туу очрагы теркәлгән вакытта, Казан гаиләләренә 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Аны алу өчен РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Россия Пенсия фондының клиент хезмәтенә шәхсән гариза тапшырырга кирәк.

Искәртеп узабыз, ил Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләү 7 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга, уллыкка алучыларга, опекун һәм попечительләргә тиеш. Түләү суммасы гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балаларга айлык түләү яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр түләнә торган өстәмә түләүне Пенсия фонды барлык гаиләләргә декабрь аенда автомат рәвештә күчерде. Республикада дәүләт түләвен барлыгы 400 мең 248 бала алды.

Әмма гаиләдә бала 2020 елның 1-нче июленнән соң туган, яки ата-ана ел дәвамында Пенсия фондының балаларга биргән түләүләре буенча мөрәҗәгать итмәгән очракта, алар гаризаны мөстәкыйль рәвештә тапшырырга тиеш. Моны 2021 елның 31-нче мартына кадәр, шул исәптән указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18-нче декабреннән соң туган балалар өчен дә эшләргә мөмкин.

Моның өчен ата-аналарга гаризада баланың туу турындагы таныклык мәгълүматларын һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Балалар өчен түләү алган ата-аналарның банк счетлары ябылган очракта, шулай ук гариза кирәк булачак. Гариза баланың ата-анасы, рәсми вәкиле яки опекуны тарафыннан рус телендә тутырылырга тиеш, дип хәбәр итә ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар