Консультация хезмәтеннән файдалану өчен алдан язылу зарур
Фото: Денис Гордийко
Парлар гаилә һәм яшүсмерләр кризисына кагылышлы сораулар бирә алачак. Шулай ук консультацияләрдә аерылышулар темасына да фикер алышачаклар. Аерылышу процессында булган гаиләләргә хокукый ярдәм юрист тарафыннан күрсәтеләчәк.
«Ил президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елында актив гражданнарның, фондларның төп бурычы – гаиләләргә ярдәм итү. Фонд күп еллар дәвамында гаилә кризисы мәсьәләләре белән шөгыльләнә, шуңа күрә белгечләребез бушлай квалификацияле ярдәм күрсәтә ала», – ди оешма җитәкчесе Алия Байназарова.
Очрашу 12:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Р.Зорге урамы, 66б (1208 нче кабинет) адресы буенча узачак. Консультация алу өчен +7(843)246-20-55 телефоны буенча язылырга кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.