В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай мастер-класс 20 нче ноябрьдә Эшкуар йортында узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче ноябрь). 20 нче ноябрьдә Казанда үзмәшгульләр статусында эшләүче визажистлар өчен бушлай мастер-класс узачак. «Бизнес-стратегия буларак креатив макияж» лекциясенең спикеры – World Bodypainting Festival (2014) креатив макияж буенча дөнья чемпионы, «Пятница» телеканалында «Мейкаперы» тамашасы катнашучысы Алла Воронова.
Дәрестә катнашучылар креатив макияжның нәрсә икәнен һәм аның белән яңа клиентлар табу һәм җәлеп итү ысулын беләчәкләр. Шулай ук җыелучылар макияж һәм фотография серләре турында сөйләшәчәкләр.
Мастер-класс 12:00 сәгатьтә Петербург ур., 28 адресы буенча Эшкуар йортында башланачак. Теркәлү МСП.РФ цифрлы платформасында бара. Тулырак мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгендә +7(843)524-90-90 телефоны буенча белергә була.
Түләүсез белем бирү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.