Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.09.2024, 12:47

Казан үзмәшгульләренә сәүдә үзәгендәге ярминкәдә бушлай сәүдә урыннары биреләчәк

Җиһазландырылган нокталарны «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча алырга мөмкин

Казан үзмәшгульләренә шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендәге ярминкәдә бушлай сәүдә урыннары биреләчәк. Ярдәмне «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты буенча күрсәтәчәкләр.

Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярминкәдә республика осталары үз продукциясен тәкъдим итәчәк: агачтан һәм күннән эшләнгән әйберләр, фарфор савыт-саба, дизайнер бизәнү әйберләре, уенчыклар, өй декоры һәм башка товарлар.

Катнашуга гаризалар МСП.РФ цифрлы платформасында кабул ителә. Сәүдә 3 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча җәелдерелә. Кызыксындырган сорауларны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны буенча бирергә була: +7(843)524-90-90.

Моннан алдан Казан үзмәшгульләренә 29—31 августта Бауман урамында узган «Мин — Татарстан» ярминкәсендә илкүләм проект буенча җиһазландырылган сәүдә урыннары бирелгән иде. Татарстанлылар бизәнү әйберләре, кием-салым, косметика, тәм-томнар, истәлекле бүләкләр һәм башка товарлар тәкъдим иттеләр. Үзмәшгульләр барлыгы 3 млн сум акча эшли алган.

Шулай ук үзмәшгульләр үз товарларын Россиянең иң эре биш маркетплейсында бушлай урнаштыра ала. Теләүчеләр беренчел консультация, шәхси кабинет булдыруда ярдәм һәм яраклы сәүдә мәйданчыгын һәм логистик схеманы сайлау өчен продукцияне анализлауда ярдәм ала.
Барлык яңалыклар