В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда шәхси балалар бакчалары челтәрен үстерү өчен эшмәкәрләргә финанс ярдәме күрсәтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Ксения Швецова). Татарстанда шәхси балалар бакчалары челтәрен үстерү өчен эшмәкәрләргә финанс ярдәме күрсәтелә. Бүгенге көндә республика бюджетында бу максатларга 138 млн. сум күләмендә субсидия каралган. Аның 108 млн сумын Казан учреждениеләре алган. Бу хакта бүген Ратушада узган Казан шәһәр Думасының XXXVII сессиясе утырышында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Бүгенге көндә республика субсидияләренең 78%-ын Казан учреждениеләре ала. «Шәхси балалар бакчалары һәм мәктәпкәчә белем бирү вариативлыгының башка формалары безгә 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балаларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк», – дип билгеләде И.Һадиуллин.
Бүген республика башкаласында дәүләтнеке булмаган секторны 23 шәхси балалар бакчасы һәм 100-дән артык мини-бакча тәкъдим итә, алар балаларны карау һәм тәрбияләү буенча хезмәт күрсәтә, дип билгеләп үтте үз докладында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров. «Шәһәрдә кыска вакыт эчендә калып тору төркемнәре, иртә үсеш төркемнәре, гаилә балалар бакчалары кебек альтернатив белем бирү формалары үсеш ала», – дип өстәде ул.
2020-2024 елларда «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә урыннар булдыру буенча чаралар планлаштырылган. И.Һадиуллин аңлатканча, проект төркемнәрне җиһазлау һәм педагогларның квалификациясен күтәрү өчен 16 млн. сумнан артык күләмдә федераль субсидияләр бүлеп бирүне күздә тотыла. Проектта катнашу өчен Казанның өч оешмасы заявка биргән.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, бу проектта катнашу дәүләтнеке булмаган оешмаларда ясле яшендәге балалар өчен өстәмә 162 мәктәпкәчә урын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.