В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара мастермайнд форматында узачак, ул төркемнәрдәге эшне күздә тота.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче февраль). 16 нчы февральдә Казан Кремленең Гавами урыннарында эшкуарлар белән традицион очрашу булачак, ул бу юлы паркларда җәйге сәүдә итүгә багышланачак. Чара беренче тапкыр мастермайнд форматында узачак, ул төркемнәрдәге эшне күздә тота.
Катнашучылар урам сәүдәсен ничек алып бару һәм сервисларны яхшырту, сәүдә объектларының тышкы кыяфәте һәм аукционнарда катнашу турында сөйләшәчәкләр, партнерлыкның экологик программасы белән танышачаклар.
Чарада барлык теләүчеләр, шул исәптән паркларда һәм скверларда бизнесны үстерергә теләүчеләр дә катнаша ала. Очрашу 12:30 сәгатьтә башланачак һәм якынча 4 сәгать дәвам итәчәк. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Искәртеп узабыз, февраль аенда Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе халык белән ачык фикер алышулар үткәрә. Ике очрашу узды инде, анда шәһәрлеләр паркларның торышы һәм тулылануы буенча кимчелекләрне әйттеләр, шулай ук җәйге чаралар өчен идеяләр тәкъдим иттеләр. Очрашулар сериясен Салават Күперендәге паркта узачак чара тәмамлый, анда микрорайонда яшәүчеләр җәйге чаралар программасы өчен идеяләр тәкъдим итә ала.