Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.10.2023, 14:12

Казан эшкуарларына перспективалы бизнес-идеяне сайларга ярдәм итәчәкләр

Очрашу «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узачак

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче октябрь). Җомга көнне, 3 нче ноябрьдә, Казан эшкуарлары бизнес-идеяләр тудыруга багышланган бушлай тренингка кушыла алачак. Очрашу бизнесмен булырга карар кылган яки эшкуарлык юлының башында торучыларга туры киләчәк.

Спикерлар булып бизнес-тренерлар Михаил Унтура һәм Эля Вәлиуллова чыгыш ясаячак. Алар бүтән эшкуарларның тәҗрибәсе, файдалы кораллары һәм карарлары белән уртаклашачак, әлеге белемнәр үз эшеңне башлаганда вакытны кыскартырга һәм кирәкле нәтиҗәләргә тизрәк ирешергә ярдәм итәчәк.

Катнашучылар иң файдалы бизнес-идеяне сайлаганда ярдәм алачаклар һәм потенциаль уңышлы проектны билгеләргә, аны тормышка ашыру мөмкинлеге өчен бәяләргә өйрәнәчәкләр.

Гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә бирергә мөмкин. Аннары «Минем бизнес» үзәгенең уку чараларына язылу» һәм «Бизнес-идеяләр генерациясе» курсын сайларга кирәк.

Тренинг 11:00 сәгатьтә Петербург урамы, 28 адресы буенча «Минем бизнес» үзәгендә башлана. Очрашу «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узачак, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар