Белгечләр белән туры эфир трансляциясе «Рәсми Татарстан» сайтында узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). 25-нче июньдә Казан экспертлары туры эфирда яшьүсмерләрнең яшьтәшләре белән низаглы хәлләрне булдырмас өчен ниләр эшли алулары турында сөйләячәк. “Татулашуның мәктәп хезмәтләре” медиатив практикасын үстерү юлы белән укучылар арасында конфликтларны профилактикалау” темасына очрашу ТР Министрлар Кабинетында узачак.
Әңгәмәдә «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең килешү хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Светлана Коледова һәм 179-нчы номерлы гимназия педагог-психологы Ольга Нәбиуллина катнашачак. Очрашу модераторы итеп ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте
Онлайн-трансляция «Рәсми Татарстан» сайтында булачак. Эфир 14:00 сәгатьтә башлана. Барлык теләүчеләр чара вакытында үзләрен кызыксындырган сорауларны +7(843)294-96-10 кайнар линия телефоны аша бирә алалар.