В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачык ишекләр көнен Казанның Совет районы буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге уздыра.
Фото: Денис Гордийко
Очрашуда катнашучыларга актуаль вакансияләр турында сөйләячәкләр. Теләге булганнар эшкә урнашу өчен юллама ала һәм мәшгульлек хезмәте белгечләре белән киңәшләшә алачак.
Ачык ишекләр көне 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Р.Зорге урамы, 102 адресы буенча узачак. Керү ирекле. Тулырак мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны аша белергә була, дип хәбәр итә ТР башкаласының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.
17 нче майда 9:30 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе булачак. Сорауларны +7(843)224-88-05 телефоны буенча бирергә мөмкин.