177-нче номерлы лицей укучыларын кайчандыр шәһәребездә яшәгән танылган меценатлар, шулай ук заманча хәйрия проектлары белән таныштырдылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). Казанның беренче сыйныф укучылары өчен «Игелекле Казан - үткәне һәм бүгенгесе» икенче экскурсиясе үткәрелде. 177-нче номерлы лицей укучыларына кайчандыр шәһәребездә яшәгән танылган меценатлар, шулай ук заманча хәйрия проектлары турында сөйләделәр.
«Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды инициативасы белән үткәрелә торган экскурсиядә катнашучыларны сәясәтчеләр, сәүдәгәрләр, сәнәгатьчеләр һәм үзләренең игелекле эшләре белән дан тоткан гади шәһәрлеләр исемнәре белән таныштыралар. Укучылар өчен таныш булган Казан архитектурасы мондый экскурсияләрдә яңа, «игелекле» яктан ачыла.
177-нче лицей укучыларына заманча хәйриячелек тарихын «Том Сойер Фест» фестивале мисалында күрсәттеләр. Беренче сыйныф укучыларына шулай ук тормышларын мохтаҗларга ярдәм итүгә багышлаган казанлы Әсгать Галимҗанов турында да сөйләделәр.
Экскурсиянең соңгы ноктасы Калинин ур., 3 адресы буенча урнашкан «Игелекле эшләр көне» фондының «Яхшы куллар» склады булды. Балалар аның эшен өйрәнделәр, проект хезмәткәрләре һәм волонтерлары белән аралаштылар. Склад кураторы Наталья Бурмагина укучыларга битараф булмаган казанлылар ярдәме белән хәйриячелек эше алып барылуы турында сөйләде: шәһәрлеләр кием-салым, аяк киеме, көнкүреш һәм башка әйберләрне складка алып килә, ә фонд аларны мохтаҗларга тапшыра.
Ел ахырына кадәр «Игелекле эшләр көне» фонд карамагындагылар өчен тагын берничә «Игелекле Казан - үткәне һәм бүгенгесе» экскурсиясе уздырачак. Шуннан соң экскурсиядә барлык теләүчеләр дә катнашыр дип планлаштырыла, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.