Өлкәннәр декадасында бушлай дәресләр КФҮдә оештырыла
Фото: Денис Гордийко
Белгечләр дәүләт хезмәтләре порталыннан пароль урлаучы мошенниклардан ничек сакланырга, күчемсез милек сатып алу-сатуда намуссыз кешеләрдән ничек качарга кирәклеге турында сөйләячәк. Шулай ук пенсионерлар биометрик мәгълүматның ничек һәм ни өчен кулланылуын, дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет булдыруны һәм электрон сервисларны максималь файдалануны беләчәк. Теоретик дәресләрдән тыш, компьютер классында практик дәресләр оештырылачак.
Бушлай дәресләр 2 нче октябрьдә «Зареченский» (Чистай урамы, 5) һәм «Приволжский» (Авангард урамы, 74) КФҮ офисларында узачак. Башлану вакыты – 10:00. +7(843)222-06-21 телефон буенча алдан язылырга мөмкин.
Акциядә катнашучылар өчен КФҮ психологлары медитация һәм зарядка оештыралар, дип хәбәр иттеләр ТР Цифрлар министрлыгына.