Бәйгенең лауреатлары - Земфира Зиннурова һәм Дарина Ильясова.
Фото: Денис Гордийко
Быел конкурс финалына премиягә дәгъва кылучы 9 кешедән гариза һәм портфолио узды. Алар арасында балаларга сәнгать-эстетика юнәлешендә өстәмә белем бирү учреждениеләре укытучылары да бар. Дәгъвачылар яше - 24-тән 76 яшькә кадәр.
Татарстан башкаласы өчен шәһәрнең иң яхшы сәнгать мәктәпләре укытучыларын хөрмәтләү күркәм гадәткә әйләнде, дип билгеләп үтте А.Абзалов, тантанада катнашучыларны сәламләп. «Бүген без җиденче тапкыр якташыбыз Константин Васильев премиясен тапшырабыз. Нәтиҗәләр ясау алдыннан конкурска тәкъдим ителгән эшләр финал алды этабында каралган иде, - диде ул. - Казан рәсем сәнгате мәктәбенең алга таба зур адымнар белән хәрәкәт итүе - сезнең казанышыгыз. Сез Казанны көчле мәдәни үзәккә әйләндерәсез, чөнки бездә горурланырлык нәрсәләр, искиткеч мәктәпләр һәм укытучыларыбыз бар».
Конкурста җиңүчеләрне компетентлы жюри билгеләде, конкурсантларның иң яхшы эшләре К.Васильев музеенда күрсәтелде.
Конкурс лауреатлары дипломнарын 6-нчы номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Земфира Зиннуровага һәм Байназар Альменов исемендәге 3-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Дарина Ильясовага тапшырдылар.
«Җиңү өчен без төп ике юнәлеш буенча көрәштек: беренчедән, без үзебезнең портфолионы тәкъдим иттек, анда безнең эш нәтиҗәләре һәм укучыларыбызның казанышлары турында бөтен мәгълүмат бар. Шулай ук без ачык дәрес үткәрдек, - дип сөйләде Дарина Ильясова. - Бу конкурс илһамландыра, яшь педагоглар өчен аның әһәмияте зур. 2017 елдан укучыларга белем бирүче яшь укытучы буларак, шуны әйтә алам - әгәр безнең хезмәтне бәялиләр, билгелиләр икән, бу алга таба үсешкә, уңышларга этәрә. Бу безнең өчен зур ярдәм».
Лауреатлардан тыш, төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләп үтелде. «Иң яхшы портфолио» номинациясендә дипломны Яңа Савин районының 3-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Дарья Куленковага тапшырдылар. Мәдәният үсешенә керткән өлеше һәм намуслы хезмәте өчен аны шулай ук Мәдәният идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.
«Уңышлы дебют» номинациясендә диплом белән 4-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Анна Бозинаны бүләкләделәр.
«Эшкә иҗади якын килү өчен» номинациясендә дипломны Азат Абзалов 2-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Гүзәл Насыйбуллинага тапшырды.
Харис Якупов исемендәге 1-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Валерия Козлова «Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләгән өчен» номинациясендә диплом алды.
«Һөнәренә тугрылык һәм академик сәнгать мәктәбе традицияләрен саклап калган өчен» номинациясендә дипломны 5-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Вячеслав Ильинга тапшырдылар.
Тантана азагында Мәдәният идарәсе җитәкчесе педагогларны Укытучылар көне белән котлады һәм аларга эшләрендә уңышлар теләде.
Исегезгә төшерәбез, Константин Васильев исемендәге премияне тапшыру конкурсы 7 ел элек Казан Мэриясе тарафыннан оештырылган иде. Премия соңгы өч елдагы эш нәтиҗәләре буенча бирелә. Быел конкурста катнашуга гаризалар 10-нчы августка кадәр кабул ителде.