В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акчалардан файдалануны чикләү коронавирусны профилактикалау өчен кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Казан транспорт комитеты шәһәр халкына җәмәгать транспортында йөрү өчен түләүдә PayPass функциясе булган контактсыз транспорт карталарын һәм NFS белән мобиль җайланмаларны кулланырга киңәш итә. Акчалардан файдалануны чикләү коронавирусны профилактикалау өчен кирәк.
Пассажирларга картаны кондуктор кулына тапшырмаска, ә мөстәкыйль рәвештә аны укый торган җайланмага куярга киңәш итәләр. Моннан тыш, карта һәм смартфоннарны дезинфекцияләү чаралары белән даими рәвештә эшкәртергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, транспорт карталары кулланучылары өчен картаны теләсә кайсы уңайлы урында тулыландырырга мөмкинлек бирә торган «Кичектерелгән тулыландыру» сервисы бар. Шуңа күрә «Транспорт картасы»н тулыландыру пунктларына барырга, шулай ук банкоматлардан файдаланырга кирәк түгел.