Китап Татарстан АССР тылы халкының тарихи фактларга, архив документларына һәм фотоматериалларга, шаһитларның дәлилләренә нигезләнгән тормыш хроникасыннан гыйбарәт.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). Казан мәгариф учреждениеләренә һәм китапханәләренә «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» китапларын тапшырдылар. Бүләкләү шушы көннәрдә Җиңү паркында узды.
Тантаналы чарада архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова әлеге китап республика тылы тарихына юл күрсәткеч, дип билгеләп үтте. «Тыл хезмәтчәннәре бөек фидакарьлек күрсәткән. Фронтовиклар сугыш кырларында дошманны тар-мар иткәндә, аларның туганнары һәм якыннары, гаять зур кыенлыклар һәм авырлыклар кичергәндә, көннәр һәм төннәр буе Җиңүгә ирешү өчен ныклы икътисадый һәм мәдәни фундамент булдыру өчен көч түкте», - диде ул.
«Татарстан: барысы да фронт өчен, Җиңү өчен! 1941-1945» дигән иллюстрацияләнгән китап Татарстан АССР тылы халкының тарихи фактларга, архив документларына һәм фотоматериалларга, шаһитларның дәлилләренә нигезләнгән тормыш хроникасыннан гыйбарәт. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан басылып чыкты.
Китапта республика халкының Бөек Җиңүгә керткән саллы өлеше турында сөйли торган бай тарихи материал тупланган. Чыганакларның киң даирәсе нигезендә, аларның күбесе беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелә, Татарстан АССРда хәрби чорда барган тарихи процессларга анализ ясала.
Аналитик материаллар белән беррәттән, басмада беренче чыганакларга мөһим урын бирелә. Бай визуаль рәт архив документлары, плакатлар, афишалар, фотосурәтләр, кинохроника кадрлары, фронтовик хатлары, хәрби чор открыткалары белән тәкъдим ителгән. Ветераннарның драматизм тулы һәм армый-талмый хезмәт итү еллары турындагы шәхси истәлекләре китапка ваеруча зур әһәмият бирә.
Китап киң катлам укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана. Әмма барыннан да элек ул сугыш турында мәктәп дәресләреннән, гаилә тарихларыннан, тарихи китаплардан һәм кинофильмнардан гына белгән яшь буын вәкилләренә юнәлдерелгән. Басма Татарстанның урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә яңартылган уку программалары һәм факультатив дәрес планнары төзү, семинарлар һәм конференцияләр уздыру өчен нигез булачак.
Җиңү паркында узган чарада шулай ук Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Эмиль Мостафин, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Агафетова, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Алия Заһидуллина, Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Ольга Дроздецкая катнашты, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.