Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2018, 09:56

Казанда гаилә корырга теләүчеләргә никахларын теркәү өчен альтернатив мәйданчыклар тәкъдим ителде

Апрельдән никах теркәү тантанасы – “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгенең ике залында, ә майдан “Московский” мәдәният һәм спорт үзәгендә үткәреләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель, Ксения Швецова). Казанда гаилә корырга теләүчеләргә никахларын теркәү өчен “Казан” гаилә үзәгенә альтернатив мәйданчыклар тәкъдим ителде. Биредә 2018 елның августына кадәр никахлар теркәлмәячәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина хәбәр итте.

Искәртергә кирәк, футбол ассоциацияләре халыкара федерациясе карары белән “Казан” гаилә үзәге территориясе рәсми рәвештә җанатарлар фестивале урыны буларак билгеләнгән. Кирәкле инфрастуктураны булдырыр өчен гыйнвар башыннан һәм фестиваль беткәнче “Казанда” тантаналы чаралар үткәрелмәячәк. Апрельдән казанлылар никахларын теркәү тантанасын “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгенең ике залында – “Казан” һәм “Зөя” – үткәрә алачак. Ә май аеннан никахларны “Московский” мәдәният һәм спорт үзәгендә теркәп булачак.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, алмаш буларак шәһәрнең иң яхшы мәйданчыклары сайланган. “Яхшы альтернатива табылган – күргәзмәләр үзәгендә матур, тарихи заллар, уңайлы килү юллары, төзекләндерелгән территория, - дип саный И.Метшин. – “Московский” мәдәният һәм спорт үзәге дә – яшь парлар тарафыннан көтеп алынган урын. Аның территориясендә матур парк булдырылды, уңайлы паркинг оештырылды – тантаналы чара оештыру өчен барлык уңайлыклар бар”.

Римма Миңнуллина сүзләре буенча, яшь парлар “Казанда” никах теркәү чараларын үткәрүне яңарту вакыты турында сорыйлар. Әлеге мөмкинлек 2018 елның августыннан барлыкка киләчәк. Миңнуллина сөйләгәнчә, бүген ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре сайтында җәйнең соңгы аена никах теркәү вакытын һәм көнен броньлау мөмкинлеге ачылган. “Казан” гаилә үзәгендә беренче парның никахы 2018 елның 8 августында теркәләчәк. Шул ук көнне Казанның күзәтү мәйданчыгы шәһәрлеләр һәм кунаклар өчен яңадан ачылачак”, - диде Р.Миңнуллина.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 02.03.2018
Видеорепортаж
02.04.2018 11:18
Казанда гаилә корырга теләүчеләргә никахларын теркәү өчен альтернатив мәйданчыклар тәкъдим ителде
Барлык яңалыклар