Трансляция тәмамлану белән язма социаль челтәр төркемендә сакланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Бүген Казан мәктәпләре укучылары рус әдәбиятыннан БДИга әзерлек буенча онлайн-консультация тыңлый алачак.
Мәскәү буенча рус әдәбиятыннан БДИ буенча предмет комиссиясенең төп эксперты, «Мәскәүнең ел укытучысы – 2006» конкурсы җиңүчесе Марат Алимов имтиханның контроль-үлчәү материаллары структурасы, биремнәрне бәяләүнең критерийлары, имтиханның аеруча да катлаулы биремнәрен башкаруның төп алымнарын тәкъдим итәчәк, типик хаталардан ничек арынырга өйрәтәчәк, әзерлек буенча киңәшләр һәм укучыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Лекция 23-нче майда 18.00 сәгатьтә«ЕГЭ»ның рәсми төркемендә башланачак. Трансляция тәмамлану белән язма социаль челтәр төркемендә сакланачак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.