Идарә хезмәткәрләренә республика Президенты һәм Хөкүмәте бүләкләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). Кичә Казанның “Московский” мәдәни үзәгендә Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре көненә багышланган бәйрәм узды. Тантанада Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин катнашты, ул Идарә хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен тапшырды.
Җыелганнарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, А. Песошин, Милли Гвардия хәрби хезмәткәрләре хәрби һәм хезмәт бурычларын намуслы үтәүнең ачык мисалы булып торалар, дип билгеләп үтте. "Сезнең төп бурычыгыз дәүләттә эчке тәртипне саклау булды һәм шулай булып кала да", - диде Татарстан Республикасы премьер-министры. Ул бүгенге көндә Россия гвардиясе гаскәрләре көчле кадрлар һәм техник потенциалга ия, яхшы җиһазландырылган һәм зур хәрби тәҗрибәгә ия мобиль бүлекчәләр булып тора, ә ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре, махсус билгеләнештәге мобиль отряд һәм тиз эш итүче махсус отряд көн саен диярлек кеше гомерләрен саклап калалар, бәла-казага очраган кешеләргә ярдәм күрсәтәләр, җинаятьчеләрне тоткарлыйлар, дип өстәде.
Росгвардия хәрбиләрен һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шулай ук Россия гвардиясенең территориаль Идарәсе башлыгы генерал-майор Рөстәм Гомәров та котлады һәм узган ел үткәрелгән төрле чараларда, аларның иң зурысы футбол буенча дөнья чемпионаты, идарә хезмәткәрләренең шәһәр халкы һәм кунаклары иминлеген тәэмин итүен билгеләп үтте. Әйтик, 2018-нче елдагы эш нәтиҗәләре буенча, махсус билгеләнештәге бүлекчәләр хезмәткәрләре җинаять кылуда шик тудыручы 370 кешене тоткарлаган, 8 берәмлек утлы корал һәм 1,5 килограммнан артык наркотик матдәләр, шулай ук 1 млн 750 мең сумнан артык акча алган. Моннан тыш, хезмәткәрләр 250 җинаятьне ачыклаган, төрле милек формасындагы 13 меңнән артык объектны һәм 35 меңнән артык фатирны саклауны тәэмин иткән. "Быел безне ныклыкка чираттагы тикшерү көтелә – WorldSkills стандартлар буенча һөнәри осталыкның 45-нче дөнья чемпионаты, - диде генерал-майор Рөстәм Гомәров, ул патриотик тәрбиягә һәм гаскәрләрнең дәрәҗәсен үстерү гә, хезмәт абруен арттыруга керткән өлешләре өчен ветераннарга аерым рәхмәтен белдерде.
Бәйрәм Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шулай ук Россия гвардиясе территориаль идарәсенең хәрби оркестры катнашындагы концерт белән дәвам итте, ул 27-нче мартта үзенең концерт эшчәнлегенә 20 ел тулуны билгеләп үтә, дип хәбәр итә Россия гвардиясенең Татарстан Республикасы идарәсе матбугат хезмәте.