Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.04.2020, 15:13

Казан ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән «Катюша» һәм «Смуглянка» җыры астында котлаячаклар

Ветераннар яшәгән йортлар ишегалдында бәйрәм программасы оештырылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән «Катюша» һәм «Смуглянка» җыры астында хәрби автомобильләрдә котлаячаклар. Ветераннар яшәгән йортлар ишегалдында бәйрәм программасы оештырылачак.

Артистлар сугыш катнашучылары һәм тыл хезмәтчәннәре янына ретро автомобильдә хәрби формада киләчәк, бию номерларын башкарачак, баян аккомпанементы астында хәрби җырлар җырлаячак. Якын-тирәдәге барлык ишегалларында яшәүчеләр дә мондый тамашаларны күзәтә алачак. Моннан тыш, теләге булганнарга георгия тасмаларын таратачаклар.

Бүген котлауларны Николай һәм Ольга Синцовлар һәм Станислав Чуркин кабул итте. Ветераннар белән очрашу шәһәрнең башка ишегалларында да узачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акция икенче ел рәттән уза, әмма бу юлы илдәге санитар-эпидемиологик вәзгыять бәйрәмне оештыруга үз төзәтмәләрен кертте. Котлауларны җиткерүдә катнашучы барлык артистлар индивидуаль саклау чаралары белән тәэмин ителә, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда 9-нчы майда Җиңү парады һәм бәйрәм салюты булмый - чаралар уңай эпидемиологик шартлар барлыкка килгәч, соңрак вакытка күчерелә. Әмма Җиңү көне барыбер бәйрәм ителәчәк - бөтен ил өчен истәлекле датага зур мәдәни һәм күңел ачу программасы әзерләнгән, аны онлайн режимда карарга мөмкин булачак. Шулай ук Татарстан башкаласында дистанцион форматта «Үлемсез полк» акциясе старт алды.

Барлык яңалыклар