Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2024, 14:57

Казан студентларын шәһәр мэриясендә стажировка үтәргә чакыралар

Гаризалар 1 нче мартка кадәр кабул ителә

Фото: Казан Башкарма комитетының кадрлар сәясәте идарәсе

Казанда көллият һәм югары уку йортлары студентларыннан стажировка узуга гаризалар кабул итү башланды. Анкетаны теләгән һәркем җибәрә ала. Алар арасыннан шәхси вакытларын шәһәр процессларын өйрәнүгә багышларга әзер 30 актив һәм кызыксынган студент сайлап алыначак, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары – кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова.

«Беренче чиратта мондый стажировкалар студентларны шәһәр хуҗалыгы төзелеше, мэрия учреждениеләре эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан кертелде. Һәр коллективта нәтиҗәле эшләү өчен тәҗрибәле профессионаллар һәм хезмәт юлын яңа башлаучылар балансы булу мөһим. Без командабызда калган егетләргә һәм кызларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Соңгы елларда безгә, тәҗрибә уртаклашуны сорап, төрле муниципалитетлардан мөрәҗәгать итүче коллегаларыбыз саны арта бара. Әлеге эшкә рәхәтләнеп алынабыз, хезмәттәшлек аша тәҗрибә туплыйбыз», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.

Гариза бирү өчен 1 нче мартка кадәр анкета җибәрү зарур. Конкурс нигезендә сайлап алуны узган студентлар стажировкага чакыру алачак. Тулырак мәгълүматны сайтта табарга мөмкин.

Быел сайлап алынган катнашучыларны мэриянең төп эш юнәлешләре: төзекләндерү, социаль сәясәт, шәһәр төзелеше, икътисад, торак-коммуналь хуҗалык буенча командаларга берләштерәчәкләр. Аларга бүлекчәләрдән остазлар беркетеләчәк. Бу студентлар өчен стажировка нәтиҗәләре буенча проектлар әзерләүдә эксперт ярдәме булса, Башкарма комитет өчен – яңа идеяләр алу һәм шәһәр мәсьәләләрен хәл итүгә яңача якын килү мөмкинлеге.

«Мэрия дә, башка учреждениеләр кебек үк, кешеләрне эш белән тәэмин итә. Югары нәтиҗәгә ирешү өчен без дә мотивацион алгоритмнар эзлибез, эш процессын оптимальләштерү өстендә эшлибез, хезмәткәрләр эзлибез һәм аларны өйрәтәбез», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Ачык очрашуларда бүлекчәләр һәм район администрацияләре җитәкчеләре стажировкада катнашучыларга мэриядә ничек карьера төзергә мөмкин булуы турында сөйләячәкләр.

«Бүген Башкарма комитетның барлык структураларын берләштергән «Казан командасы» бер ритмда сулый һәм шәһәрлеләрнең тормыш шартларын яхшырту хакына хезмәт итә, дип ышанып әйтә алам. Безнең төп максат – башкала халкы мәнфәгатьләрен күз алдында тотып эшләү. Һәр көнебез Казанны иң төзек, иң уңайлы, яшәү өчен иң куркынычсыз шәһәр итү максатына бер адым гына булса да якынайтырга тиеш», – дип белдерде Илсур Метшин.

Казан мэры тарафыннан «Кадрлар яңадан барысын да хәл итә» форумы нәтиҗәләре буенча ТР башкаласын иң яхшы эш бирүчеләр шәһәре итеп таныту бурычы куелган иде. Икенче ел рәттән «Казан командасы», HeadHunter версиясе буенча, Россиянең иң яхшы эш бирүчеләре исемлегенә керә. «Бүгенге көндә предприятиеләр кадрлар практикасын уңышлы камилләштерә һәм идарәдә кешеләр мәнфәгатьләрен хәл итүгә юнәлдерелгән алымнарны үстерә», – дип билгеләп үтте Ирина Бочкова.

Елына ике тапкыр Казан Башкарма комитетының кадрлар сәясәте идарәсе ТР рәисе каршындагы дәүләт хезмәте департаменты һәм КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен стажировкалар үткәрә. Уңайлы шәһәр мохите булдыру һәм эчке процессларны оештыру буенча иң яхшы практикаларны үз эченә алган чираттагы интенсивны март ахырында уздыру планлаштырыла. Ә стажировка ахырында Илсур Метшин белән ачык очрашу оештырыла, әлеге чара кысаларында мэр шәһәрнең үсеше һәм идарә өлкәсендә кабул ителгән карарлар турында сөйли.

Ирина Бочкова билгеләп үткәнчә, бу стажировкага кабул ителә торган студентларның өченче агымы. Шәһәрнең 17 белем бирү учреждениесеннән 78 гариза инде кергән. «Ел студенты» республика премиясендә шәхси номинацияләрдә җиңгән тугыз студент шулай ук стажировка узу хокукына ия булган.

Узган ел бер урынга дүрт кеше дәгъва кылган, барлыгы 150 гариза кабул ителгән. Алдагы ике агымны тәмамлаучылар бүген социаль сәясәт, мәдәният, кадрлар сәясәте идарәләрендә һәм Башкарма комитетның башка бүлекчәләрендә эшлиләр.

Узган ел мэрия тарафыннан 17 стажировка программасы гамәлгә ашырылган, аларда 383 кеше, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Ханты-Манси автономияле округы һәм башка төбәкләрнең хакимият органнары вәкилләре катнашкан. Шулай ук Казахстаннан һәм Үзбәкстаннан муниципаль хезмәткәрләр дә чакырылган.

Камилә Вилданова, Диләрә Гафурова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 26.02.2024
Видеорепортаж
26.02.2024 10:19
Казан студентларын шәһәр мэриясендә стажировка үтәргә чакыралар
Барлык яңалыклар