Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.09.2019, 16:33

Казан укучыларын «Мәктәп экопатруле» конкурсына кушылырга чакыралар

Җиңүчеләрне «Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф» һәм «Иң актив мәктәп» номинацияләре буенча билгеләячәкләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Республика, шул исәптән Казан мәктәпләре укучыларын «Мәктәп экопатруле» традицион конкурсында катнашырга чакыралар.

Балаларга үзләре ачыклаган законсыз чүплекләр турында фотографияләр яки видео хәбәрләрне ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына юлларга кирәк булачак. Моны iOS һәм Android операцион системалары булган мобиль җайланмалар өчен «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша эшләргә була.

Санкцияләнмәгән чүплек турында расланган һәр хәбәр өчен (гаризага «каралган» статусы бирелергә тиеш) укучыларга 1 балл бирәләр, ә сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларының ташлануы турындагы һәр сигнал өчен (конкурс комиссиясе тарафыннан каралганнан соң) катнашучы берьюлы 10 балл алырга мөмкин, дип аңлата ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

Эксперт комиссиясе Татарстан Республикасы мәктәп укучылары, сыйныфлары һәм гомуми белем бирү оешмалары рейтингларын караячак. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча белгечләр түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләрне ачыклаячак: «Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф» һәм «Иң актив мәктәп». Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Барлык яңалыклар