Конкурста катнашуга Идел буе шәһәрләре ассоциациясенә кергән шәһәрләрнең укучылары чакырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). «Идел буеның сәнгать музейлары» өченче төбәкара видеопроектлар конкурсында катнашырга Казан укучыларын чакыралар.
Агымдагы елның 1-нче ноябреннән алып киләсе елның 30-нчы мартына кадәр балаларга үз шәһәрләренең сынлы сәнгать музеена барырга, видеопрезентация өчен әсәр сайларга, аның турында кирәкле мәгълүмат тупларга һәм видеоролик төшерергә тәкъдим ителә. Чара чит телләрдә яңгырарга һәм субтитрлар белән рус телендә алып барылырга тиеш.
Конкурста катнашуга Идел буе шәһәрләре ассоциациясенә кергән шәһәрләрдәге мәгариф учреждениеләренең 8, 9 һәм 10 сыйныф укучылары чакырыла. Ярышның кагыйдәләре һәм шартлары белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Алдагы, икенче, бәйге нәтиҗәләре буенча, Казанның 39-нчы номерлы инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган мәктәбе командасы беренче урынны алды, шулай ук «Чит телле сөйләмнең югары сыйфаты өчен» махсус призга лаек булды. Балалар Н.И.Фешинның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә тәкъдим ителгән «Обливание» картинасы турында ролик төшерделәр.
Бүләкләргә Казанның тагын ике командасы лаек булды - «Проектны визуаль бизәү осталыгы өчен» призы белән 4-нче гимназия-интернат, «Туган якның мәдәни мирасына карата мәхәббәт тәрбияләү өчен» призы белән 19-нчы гимназия бүләкләнде.
Чараны Түбән Новгородның 13-нче номерлы гимнзиясе, Түбән Новгород дәүләт сәнгать музее һәм Идел буе шәһәрләре ассоциациясе оештыра.