В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
8-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала
Фото: Марат Мөгыйнов
Конкурс өч этапта үткәрелә. Беренче этапта гыйнвардан февральгә кадәр конкурсантка рәсем сәнгате музеена барырга, анда видеопрезентация һәм видеоролик өстендә эш планын төзү өчен әсәрне сайларга кирәк булачак. Икенче этапта – февральдән мартка кадәр – катнашучы мәгълүмат табарга һәм иҗади төркемнәр белән видеоролик төзергә тиеш.
Өченче этапта – 25 нче апрельгә кадәр – җиңүчеләр билгеләнәчәк. Барлык катнашучылар да сертификатлар алачак, ә җиңүчеләрне һәм лауреатларны Идел буе шәһәрләре ассоциациясе һәм Түбән Новгород дәүләт сәнгать музее дипломнары белән бүләкләячәкләр.
Конкурсның максаты – мәктәп укучыларында сынлы сәнгатькә тотрыклы кызыксыну формалаштыру.
Конкурсның нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.