Танышу дәресе IT-cube балалар it-иҗат үзәгенең бушлай курсларына яңа җыю кысаларында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). 13-нче апрельдә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында Мобиль робототехника буенча бушлай дәрес узачак. Мастер-класска 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге мәктәп укучылары чакырыла.
Танышу дәресе IT-cube балалар it-иҗат үзәгенең бушлай курсларына яңа җыю кысаларында узачак. Чара кунаклары өчен экскурсия, мавыктыргыч викторина һәм мобиль робототехника буенча WorldSkills халыкара хәрәкәте чемпионнары белән очрашу уздырылачак, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
IT-cube – мәгълүмати технологияләр белән кызыксынучы мәктәп укучылары өчен өстәмә белем бирү буенча яңа формат. Балалар үзәгендә Java һәм Python программалаштыру телләре, мобиль робототехника, кибергигиене һәм системалы идарә итү буенча техник курслар узарга мөмкин.
Мастер-класс 13-нче апрельдә 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Бари Галиев ур., 3а. Дәрескә түбәндәге телефон буенча язылырга мөмкин: (843) 272-35-50.