Бушлай курсларга 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр языла ала.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Казан укучылары IT-юнәлешләр буенча мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында белем алачак. Бушлай курсларга 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр языла ала.
IT-cube балалар иҗаты үзәге оештырган укыту җиде юнәлеш буенча башкарылачак: системалы идарә итү, VR/AR-кушымталар, робототехника, кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү, Java программалаштыру, мобиль эшләнмә, Pythonда программалаштыру.
Курслар гыйнвар уртасында башлана һәм 5 ай дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгының матбугат хезмәте. Укуга сылтама буенча язылырга мөмкин.