В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балаларны Татарстан социаль фонды белгечләре белән очрашулар көтә
Фото: ТР буенча Социаль фонд бүлекчәсе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). Дүшәмбе, 4 нче декабрьдә, Татарстанда укучы яшьләр өчен пенсия, финанс һәм социаль грамоталылыкны арттыруга юнәлдерелгән мәгълүмати кампания старт ала. Мәктәп укучыларын һәм студентларны РФ Социаль фондының ТР бүлеге белгечләре белән очрашулар көтә.
Югары сыйныф укучылары һәм урта һөнәри уку йортлары укучылары өчен интерактив танып белү дәресләре үткәреләчәк. Балаларга пенсия хокуклары нәрсә ул, алар ничек формалаша, ни өчен булачак пенсия турында кайгыртырга һәм «ак хезмәт хакы» алырга кирәклеге аңлатыла.
«Пенсия грамоталылыгы көннәре» мәгълүмати кампаниясе ел ахырына кадәр планлаштырылган, әмма укучы яшьләр белән РФ Социаль фонды белгечләре тарафыннан аңлату эше даими алып барыла. Узган ел гына да без республиканың меңләгән уку йортларында дәресләр үткәрдек, ә белемнәрне 30 меңгә якын укучы һәм студент алды», – дип сөйләде РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.