Тыңлаучыларның сорауларына ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды экспертлары җавап бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). 13-нче июльдә Казанда Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) үзмәшгульләр өчен бушлай семинар узачак. Тыңлаучыларның сорауларына ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды экспертлары җавап бирәчәк.
Семинар 11.00 сәгатьтә башлана. Чарада катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлү кирәк.
Исегезгә төшерәбез, яңа салым режимы яңа эш башлаучы бизнесменнар өчен салым салуның ташламалы шартларын булдыра, салым һәм бухгалтерлык хисаплылыгын китерүдән, керемнәр һәм чыгымнар китабын алып барудан азат итә. Ул теркәлү һәм салым исәбенә басуның гади һәм аңлаешлы системасын, заказчылар белән эшләү, исәпләнгән салымнарны түләү һәм Федераль салым хезмәте белән хезмәттәшлек итүне күздә тота.
Үзмәшгуль гражданнар белән эшләүче эшмәкәрләр хисап бирү һәм аның буенча физик затлар кеременә салым түләүдән азат ителәләр. Алар үз чыгымнарында үзмәшгульләрнең формалаштырылган чекларын исәпкә алырга мөмкин. Моннан тыш, әлеге салым режимы кысаларында хокукый кырдан тыш шундый ук килешү белән чагыштырганда алыш-биреш үзе дә, шулай ук башкаручы һәм заказчының мәнфәгатьләре дә якланган.
Керемнәре ел дәвамында 2,4 млн сумнан артмаган физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр яңа салым режимыннан файдалана ала, дип искә төшерә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Күпләр өчен үзмәшгульлек - яхшы старт, шулай ук хокук кырына чыгу һәм законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф алу куркынычыннан башка табыш алу мөмкинлеге. Керемне легальләштерү һәм керемнәр турында белешмә формалаштыру мөмкинлеге акча түли алуны расларга һәм торак, уку һәм башка максатларга кредит алырга ярдәм итәчәк.
Бүгенге көндә Татарстанда 18 меңнән артык, Казанда - 6 меңгә якын үзмәшгуль граждан теркәлгән.