В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачык ишекләр көне 14 нче сентябрьдә узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсендә эшкуарлар өчен ачык ишекләр көне үткәреләчәк.
Белгечләрдән бушлай консультация алу өчен +7(843)222-84-28 телефоны буенча язылырга кирәк. Кызыксындырган сорауны 11-13 нче сентябрьдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (төшке ашка тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр) шалтыратып биреп булачак.
Ачык ишекләр көне 14 нче сентябрьдә 12:00 дән 16:00 гә кадәр Большая Красная, 30 һәм Сеченов, 13а адреслары буенча узачак. Эшкуарларны шулай ук Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә дә көтәчәкләр, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.