В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бердәм ачык ишекләр көне 8 нче декабрьдә була.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы ноябрь). Россия куланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 8 нче декабрьдә эшкуарлар өчен бердәм ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Консультацияләр алу өчен алдан 5-7 нче декабрьдә +7(843)222-84-28 телефоны буенча язылырга кирәк. Шалтыратулар 10:00 дән 17:00 гә кадәр кабул ителәчәк (төшке ашка тәнәфес 12:00 дән 12:45 кә кадәр). Шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да яңгыратырга кирәк.
Россия куланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре халыкны 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Большая Красная, 30 һәм Сеченов ур., 13а адреслары буенча кабул итәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.