Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең кайнар линиясе 14 нче июньнән эшләячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче май). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре үз эшчәнлекләрен кунакханә һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә (химчистка, чәчтарашханә һәм матурлык салоннары, кер юу, мунча/сауналар) алып баручы эшмәкәрләргә консультацияләр бирәчәкләр.
Кайнар линия 14 нче июньнән 20 нче июньгә кадәр эш көннәрендә 10:00 дән 16:00 гә кадәр эшләячәк. Шалтыратулар +7(843)273-76-72 (коммуналь гигиена буенча күзәтчелек бүлеге) һәм +7(917)224-87-94 (кулланучылар хокукларын яклау бүлеге) телефоннары буенча кабул ителәчәк.
Санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү, эпидемиягә каршы режим кертү һәм йогышлы авыруларны профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белгечләр шулай ук хезмәтләр күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар таләпләрен, тикшерүләр, профилактик чаралар үткәрүгә кагылышлы федераль законнардагы үзгәрешләрне аңлатачаклар.