Ачык ишекләр көнендә катнашу өчен алдан язылырга кирәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Моның өчен алдан +7(843)222-84-28 телефоны буенча язылырга кирәк. Шалтыратулар 14 нче һәм 15 нче августта 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителә, кызыксындырган сорауны да алдан яңгырату сорала.
Ачык ишекләр көне 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Большая Красная ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а адреслары буенча узачак. Эшкуарларны шулай ук ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә дә көтәчәкләр, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.