Кайнар линия өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). 7-нче һәм 8-нче октябрьдә Татарстанда өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Республика халкына түләүсез консультацияләрне Росреестр һәм ТР Кадастр палатасы экспертлары күрсәтәчәк.
Пенсионерлар күчемсез милекне теркәү, аны мошенниклардан саклау, дача яки гараж амнистиясе шартлары, җир кишәрлеге чикләрен бозу һәм башка темалар буенча сораулар бирә алалар.
Казанда гражданнардан шалтыратулар 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр +7(843)255-25-71 телефоны буенча кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Росреестрның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.