В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар Шахмат патшабикәсенә төрле җиргә таралган сыннарны үз урыннарына куярга ярдәм итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). 22-нче октябрьдә Казанда күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен «Шахмат дөньясында» интеллектуаль уены узачак. «Шахмат патшалыгында ыгы-зыгы» актив уен программасында катнашучылар шахмат патшабикәсенә төрле җиргә таралган сыннарны үз урыннарына куярга ярдәм итәчәк.
Шулай ук балаларга Патшабикәдән катлаулы табышмакларны чишәргә һәм патшалыктагы ыгы-зыгының сәбәбен ачыкларга кирәк булачак. Бүләк итеп ул балаларга шахмат дөньясы серләрен ачачак, яшерен алымнарга, бергәләп авырлыкларны җиңәргә, шахмат патшалыгының дәртле биюен биергә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәтәчәк.
«Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелә торган уенга алты яшьтән узган барлык балалар да кушыла ала. Катнашу өчен (843) 236-65-61 телефоны буенча теркәлергә мөмкин, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.