Шәһәр транспорты комитеты һәм «Яндекс» Россиядә беренче булып бу функцияне тормышка ашырды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). Казан автомобильчеләрен геосервислар ярдәмендә юллардагы авария-куркыныч участокларга якынаю турында кисәтәчәкләр. Мондый инициатива белән шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты чыгыш ясады – «Яндекс» компаниясе белән берлектә Россиядә беренче булып бу функцияне гамәлгә ашырдылар.
Навигация системаларында хәрәкәт вакытында авария-куркыныч участокка якынаю турында тиешле хәбәрләр барлыкка киләчәк, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.
Проект авария ситуацияләрен булдырмауга юнәлтелгән һәм Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган 2018-2024 елларга юл хәрәкәте иминлеге стратегиясенең бер өлеше булып тора. Аның максаты – 2030 елга юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем санының нульле дәрәҗәсенә ирешү.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, Казанда узган ел нәтиҗәләре буенча 98 авария участогы ачыкланган, шуларның 46-сы – юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннар. Хәзерге вакытта куркынычсызлыкны арттыру буенча чаралар комплексы эшләнде – тиешле чаралар быел «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча үткәреләчәк.