Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2019, 11:03

Казан яшь геологлары бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар

Интеллектуаль ярыш Россия, Белоруссия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Монголиядән 39 команданы берләштерде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Казан укучылары Яшь геологларның XII бөтенроссия ачык олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Интеллектуаль ярыш 26-нчы июльдән 5-нче августка кадәр Бердск шәһәрендә (Новосибирск өлкәсе) узды. Ул Россиянең 29 төбәгеннән, шулай ук Белоруссиядән, Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан һәм Монголиядән 39 команданы берләштерде.

Конкурста Татарстан Республикасыннан ике команда катнашты: «Ферсман» һәм «Геобарс». «Ферсман» командасы составына Казан укучылары – КФУ IT-лицее һәм шәһәрнең Совет районы 93-нче гимназиясе укучылары керде. 10 көн дәвамында балалар палеонтологиядә, геологиядә, радиометриядә, гидрологиядә, геологик маршрутларда, һәм башкаларда белемнәрен күрсәттеләр. Команда ярышларында алар бергә турнирның өченче урынын яулый алдылар. Быел «Ферсман»ның Яшь геологларның VI республика ачык кыр олимпиадасы чемпионы булуларын да билгеләп үтик.

Татарстанның икенче «Геобас» командасы составына шулай ук Казан укучылары керде, алар шәхси ярышларда призлы урыннар яуладылар. Гидрология буенча турнирда беренче урынны Яңа Савин районының 7-нче номерлы гимназиясеннән сигезенче сыйныф укучысы Вероника Шәрәфетдинова һәм тугызынчы сыйныф укучысы Борис Васильев яулады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар