Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2021, 09:15

Казанның алтын һәм көмеш туй юбилярлары гаилә бәхете серләре белән уртаклашты

8-нче июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль, Алинә Бережная). Исемнәре бүгенге көнгә кадәр искә алына торган, бер-берсенә гашыйк Петр һәм Феврония тугыз гасыр элек яшәгән, әмма алар киләсе буыннарга васыять итеп калдырган мәхәббәт һәм тугрылык традицияләрен хәзерге гаиләләрдә дә хөрмәт итәләр. Ярты гасыр бергә яшәгән Сковородкиннар гаиләсе моның мисалы. Гаилә кыйммәтләрен алар балаларына да тапшырган – олы кызлары Ольга быел көмеш туйларын билгеләп үтә. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бәхетле гаиләләр KZN.RU порталы укучыларына гаилә иминлеге серләре турында сөйләде.

«Әгәр дә бу мәхәббәт икән, ул барысына да түзә һәм барысын да гафу итә», – дип саный Сковородкиннар гаиләсе учагын саклаучы Татьяна Николаевна.

Әлеге гаиләнең тарихы 52 ел элек Ленинградта медицина университетының студентлар тулай торагы кухнясында башланган. 17 яшьлек Татьяна әнисе киңәше белән Үзбәкстаннан табибка укырга килгән булган. Кыз тулай торакка урнашкан, шунда ук Татьянаның булачак ире Станислав да яшәгән. «Мин плитәгә бәрәңге кыздырырга куйдым, ә үзем бүлмәгә киттем, берничә минуттан әйләнеп кайтсам, конфорка сүндерелгән. Янәшәдә имтиханнарга әзерләнеп бер егет утыра иде, мин моның аның шаяртуы икәнен аңладым һәм: «Нигә сүндерәсез? Әгәр дә бик ашыйсыгыз килә икән, безгә бәрәңге ашарга керегез, – дидем, дип искә ала Татьяна Николаевна.

Станислав вакытны бушка әрәм итмәгән, шул ук көнне үзенең яңа танышы бүлмәсенең ишеген шакыган. Шулай итеп аларның тарихы башланып киткән. Романтик күрешүләрне университеттан килеп ирешкән яңалык өзгән: Станислав укырга кергән, ә Татьяна юк. Кыз Бохарага кайтып, педагогика институтына укырга кергән. Яшьләр ике ел хат алышкан. «Миңа Стасның һәр хатында минем аңа бик каты ошавым, һәм әгәр дә ул өйләнсә, моның бер тапкыр һәм гомерлеккә булачагы турында язуы ошый иде», – дип искә төшерә Татьяна Николаевна. «Хатлар озак вакытлар гаилә архивында сакланды, Стас бик четерекле, ул һәр хатка номер салып барган, әмма еш күченүләр аркасында яртысы югалды», – дип билгеләде ул.

Ике ел актив язышканнан соң Станислав әти-әнисенә өйләнергә баруы турында хәбәр иткән, ә Татьянага Эстониягә аннан башка әйләнеп кайтмаячагын әйткән (анда аның туганнары яшәгән – ред.искәрмәсе). Шулай килеп чыккан да. «Биш көн без Бохарада йөрдек, ә 21-нче сентябрьдә Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенә бардык. Туй тыйнак булды, иң якыннарны гына чакырдык. Әнигә Стас шунда ук ошады, Эстониягә китәр алдыннан ул миңа үгет-нәсихәт бирде: «Баргач, әти-әнисен әти-әни дип йөрт», – дип сөйләде Татьяна Сковородкина.

Туйдан соң, Станислав бүленеше буенча, яңа өйләнешкән пар Волгоград өлкәсенә күчеп китә, анда кызлары Ольга, ә аннары Наталья туа. Бүген Татьяна Николаевна һәм Станислав Михайлович Казан янында шәһәр читендәге йортта яшиләр.

Мәхәббәтегезне гомер буе ничек саклап килә алдыгыз дигән сорауга Татьяна Николаевна аларның һәрвакыт чын күңелдән сөйләшә белүләре турында әйтте. «Теләсә кайсы гаиләдәге кебек үк, безнең дә авыр, ачуланышкан чакларыбыз булды, әмма без һәрвакыт үз хисләребез турында сөйләдек һәм проблемаларны бергә хәл иттек. Еллар узу белән без бер-беребезне ишетергә өйрәндек – минем карашым буенча, бу гаиләдә иң мөһиме», – дип билгеләде героебыз һәм еллар узу белән алар көчәйде генә, дип өстәде. «Яшь чакта, әлбәттә, хис-кичереш фейерверклары була, хәзер исә тыныч гармонияле мөнәсәбәтләр. Шунысы исемдә, Стасик бик каты авырган иде, һәм шул вакытта мин әгәр ул булмаса, тормыш мәгънәсен югалтачак икән, дигән уйга килдем. Әгәр дә бу мәхәббәт түгел икән, нәрсә соң?»–дип сорау бирә Татьяна Николаевна.

Быел гаилә тормышы юбилеен Сковородкиннар гына түгел, аларның кызы Ольга Асылгәрәева белән ире дә билгеләп үтә. 17-нче август көнне аларның кушылуына чирек гасыр була. «Әлеге 25 ел бик бәхетле булды, алар тугрылыкта, тынычлыкта, мәхәббәт һәм татулыкта үтте, без бер мәхәббәтле», – дип билгеләде Ольга Станиславовна.

Язмыш ирониясе буенча булачак ире Рөстәм белән ул шулай ук медицина университетының студентлар тулай торагында танышкан, ләкин Казанда. «Рөстәм – искиткеч кеше, ул барысын да сокландыра белә, бигрәк тә үзенең көлүе белән. Ул шундый яңгыравыклы һәм чын күңелдән көлә – гашыйк булмый мөмкин түгел! Барысы да нинди күңелле нәрсә бар икәнен белергә җыела. Башта аның көлүенә безнең тулай торакның барлык кызлары да йөгерә иде, хәзер – өйдәге барлык күршеләр», – дип көлә Ольга Станиславовна.

Тормыш иптәшенең юмор хисе һәм җиңел холкы гаилә тормышында да булыша. «Ул янәшәдә булганда, барлык проблемалар да шундый вак булып тоела, аңа һәрвакыт ышанырга була», – дип сөйләде ул.

Яшь кешеләрнең мөнәсәбәтләре салмак кына үсеш алган, Ольга сүзләренә караганда, булачак ир һәрчак гаҗәпләндерә һәм моны бүгенге көнгә кадәр эшли белә. «Бу 90 еллар ахыры иде, катлаулы вакыт – бөтен җирдә дефицит. 8-нче мартка Рөстәм миңа Польша хушбуе бүләк итте, мин аның хуш исен әлегә кадәр хәтерлим, ул аны кайдан сатып алганын белмим, әмма аның исе искиткеч иде», – дип искә төшерә Ольга.

Сковородкиннарның һәм Асылгәрәевларның үз гаилә традицияләре бар – өстәл уеннары уйнарга, иртә таңнан туган көн бәйрәмнәре белән котларга һәм барлык бәйрәмнәрне гаилә даирәсендә билгеләп үтәргә. «Һәр Яңа ел бездә берәр ил билгесе астында уза. Мәсәлән, быел бездә Һиндстан Яңа елы булды – без конкурслар уйлап таптык, меню эшләдек, һәрберебез тематик костюмда килде, бик күңелле булды», – дип искә төшерә Ольга Асылгәрәева һәм бу традицияләрне аның балалары да саклап калыр дип өметләнә.

Сковородкиннар һәм Асылгәрәевлар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен зур өстәл артында каршылаячак. «Гаилә – ул гореф-гадәтләр, хөрмәт, кечкенә генә уңайлы дөнья, анда һәрвакыт мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрә», – дип уртаклашты гаилә бәхете сере белән Ольга Асылгәрәева.

Фоторәсемнәр Т.Н.Сковородкина һәм О.С.Асылгәрәеваның шәхси архивыннан

Барлык яңалыклар