Турнирда Нидерланд, Германия, Франция, Венгрия, Словакия һәм Россиядән барлыгы 13 пар катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). Казан шәкертләре го буенча Европа чемпионатында «көмеш» яулады.
Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге республика олимпия резервы спорт мәктәбен тәмамлаучылар – Россиянең атказанган спорт мастеры Александр Динерштейн һәм спорт мастерлыгына кандидат Айгөл Фазылҗанова мөмкин булган 6 очкодан 5 очконы җыйган.
Турнирда Нидерланд, Германия, Франция, Венгрия, Словакия һәм Россиядән барлыгы 13 пар катнашкан. Ярышлар Швейцария системасы буенча Гронингенда 6 турда узган, дип хәбәр итә Татарстан спорт министрлыгы матбугат хезмәте.