В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сорауларга Россия Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов һәм ведомство белгечләре җавап бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май). 22 май көнне Россия Мәгариф һәм фән өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ситуацион-мәгълүмат үзәгендә 2018 елда Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру сорауларына багышланган кайнар линия оештырыла. Чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның ата-аналары сорауларына РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары – Россия Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов һәм ведомство белгечләре җавап бирәчәк.
Чыгарылыш сыйныф укучылары 2018 елда БДИ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру, имтихан материаллары эчтәлеге, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен сынау уздыру үзенчәлекләре, апелляция процедурасы һәм имтиханнарны яңадан тапшыру мөмкинлекләре турында сораулар бирә алачак.
Хәзерге вакытта ege@obrnadzor.gov.ru электрон адресына, шулай ук социаль челтәрләрдәге “ЕГЭ и ГИА” битендә сораулар кабул ителә.
22 майда 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр +7 (495) 984-89-19 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.