Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.05.2019, 16:13

Казан волонтерлары үз проектларын гамәлгә ашыруга грант ала алалар

«Россия үзиреклесе - 2019» бөтенроссия конкурсына гаризалар 16-нчы июньгә кадәр кабул ителә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Казан үзиреклеләре үзләренең волонтерлык проекты турында сөйли һәм аны гамәлгә ашыруга грант ала алалар. Быел «Россия үзиреклесе - 2019» бөтенроссия конкурсының грант фонды 45 млн сум тәшкил итә.

Конкурста Россия Федерациясе гражданнары, Россия территориясендә волонтерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар, волонтерлык үзәкләре, шулай ук иҗтимагый үзирекле берләшмәләр катнаша ала. Быел конкурс гаризалары өч категориягә бүленгән: иҗтимагый проект, игелекле эш, иҗади эш. Эшләр 16-нчы июньгә кадәр сайтта кабул ителә.

Үз проектын теркәгәннән соң, катнашучыларга шәхси кабинетта махсус биремнәр үтәргә кирәк булачак. Эксперт жюрие эшләрне бәяләячәк һәм киләсе этапка - конкурс комиссиясе алдында яклауга - узачак проектларны билгеләячәк. Нәтиҗәләр буенча һәр номинациядә финалга чыккан ун кеше сайлап алыначак, аларны халык тавыш бирүе һәм халыкара үзирекле форумына чакыру көтә, анда конкурста җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган нигезләмәдә бар.

«Россия үзиреклесе - 2019» - инициативалы кешеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, битараф булмаган һәм актив гражданнар өчен социаль лифтлар булдыруга юнәлдерелгән волонтер проектларының ел саен үткәрелә торган конкурсы, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында.

Барлык яңалыклар