Алар зур тизлектә маневр ясау һәм салмак йөртү буенча көч сынашачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь). 22-нче октябрь көнне Казанда «Россиядә иң яхшы такси йөртүче – 2021» IV Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узачак.
Конкурста катнашучыларның теоретик белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен тикшерәчәкләр, алар зур тизлектә маневр ясау һәм йөртү салмаклыгы буенча ярышачак. Салмаклыкны бәяләү өчен яңа сынау – автомобиленең түбәсенә бер стакан су урнаштырып артка таба «елан» ясау.
Конкурска республикада эшләүче такси йөртүчеләр дә кушыла ала. Катнашу өчен рәсми сайтта теркәлү узарга кирәк. Җиңүче конкурсның финалына чыгачак, анда Татарстан данын яклаячак, дип хәбәр ителә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.