Чарада 3 Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләре катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Телекүпер режимында сигезенче ел рәттән үткәрелә торган еллык «Хәтер вакыттан көчлерәк» акциясенә бүген Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары кушылды.
Чарада 3 шәһәр катнашты: Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан. Акция барлык шәһәр-катнашучыларда Мәскәү вакыты белән 13.00 сәгатьтә старт алды. Илнең төрле нокталарыннан килгән ветераннар өчен күрешергә, хатирәләр белән уртаклашырга һәм бер-берсен Җиңү көне белән котларга мөмкинлек булды.
Казанның «Туган авылым» милли комплексында узган чарада Совет районының 30 ветераны катнашты. Алар өчен бәйрәм табыны һәм концерт программасы оештырылган иде.
Акцияне Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе региональ иҗтимагый оешмасы, Ренат Ибраһимовның iPro продюсерлык үзәге, Казанның Совет районы администрациясе оештырды.